Ә,мин сүзсез...
06-07-2014 20:32
к комментариям - к полной версии
- понравилось!
[300x18]
Ә,мин сүзсез...
Күзләремә карадың да:
Яратам!сөям! – дидең.
Гел син генә уйларымда,
Сөюдән көям! – дидең.
Кереп киттең куеныма,
Кочып алдың билемнән.
Җылы иңә күкрәгемә,
Аңа куйган битеңнән.
Тыңлыйсың йөрәк тибешен,
Ныграк сыенасың.
Гүя,миңа сеңеп бетеп,
Эрергә җыенасың.
Пышылдап назлы сүзләрең,
Үбәсең шашып-шашып.
Карашларың нур сибәләр,
Хисләрең ага ташып.
Ә,мин нәрсә!?ә,мин сүзсез..,
Белмимен ни әйтергә!?
Шундый ихлас,саф сөюне
Ничек кабул итәргә?
Миңа,шулай,мәхәббәтен
Беркем дә белдермәде.
Чынбарлыкны хисләр аша
Аңларга өлгермәдем..!
(автор:Айрат Шәйхетдинов)
[300x18]
[показать]
вверх^
к полной версии
понравилось!
в evernote