• Авторизация


Чувства 26-01-2007 19:47 к комментариям - к полной версии - понравилось!


Түбә юлы тузан сәгатьләрен җыйган, 

Тар баскычлар очы биктә.  

 Бер басмада җылы җанлы ике җиһан.

Дөнья аста, дөнья еракта.

Җиде тапкыр керфек кагу озак,  

Җиде йөрәк кысылуы  - ярты гасыр.   

Бер сыр казый һәр яктылык тою,  

 

Галәм йортларының сиңадай кайсысы?   

 

Ә минике исә алмасызлык белән тулган,   

 

Һавасызлык, сарысызлык – бар да бар.  

Кичләр исә йолдызлардан диспе тезә,   

 

Коя алма тәме килгән яңгырлар.   

 

Ерак дөньясында таҗын чәчә алма...  

 

Хатлар килә, ачып укыйсы:   

 

Салкын карга бармакларың батырып,   

 

Кояш кайнарлыгын тоясың...  

 

Галәм йортларына берәм-берәм кереп,   

 

Бакчаларын күрү өчен кирәк түгел ачкыч.   

 

Күңел йорты яктысыннан бер юл сузган   

 

Галәм киңлегенә тиң тар баскыч.

 

вверх^ к полной версии понравилось! в evernote


Вы сейчас не можете прокомментировать это сообщение.

Дневник Чувства | SOMBEL - Дневник БЕЛКИ | Лента друзей SOMBEL / Полная версия Добавить в друзья Страницы: раньше»