• Авторизация


Яшим котеп 12-12-2008 23:36 к комментариям - к полной версии - понравилось!


Менә карлар да яуды..эреде дә..я мин хаман көтәм кавышканны..Нинди булыр икән ул??? шатлыклы мы..әллә моңсу?..белмим, шуңа борчуланам...

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.
Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.
Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр, 
Вулканнарга керер идем, 
Шундадыр ул... дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...

© Хәсән Туфан


 

вверх^ к полной версии понравилось! в evernote
Комментарии (1):


Комментарии (1): вверх^

Вы сейчас не можете прокомментировать это сообщение.

Дневник Яшим котеп | матурочка - Дневник матурочка | Лента друзей матурочка / Полная версия Добавить в друзья Страницы: раньше»