(Р.С.)
Күзләреңдә синең нәрсә дер бар,
Тик мин әле белмим нәрсә.
Әгәр булмаса хаталар,
Тормыш узар иде бергә.
Күзкәйләрең синең яндыра,
Суга сала һәм җылыта.
Күзләр көлә, күзләр сөя,
Тик мин ме соң күзләреңдә?
Күзләреңдә сихри караш
Минем җанны күрә төсле,
Әйе, син беләсең хисләрне,
Ә мин күрмим синең җанны.
Күзләреңне һич онытмам
Алар бит тормыш мәгнәсе.
Тәүге караш - мин онытмам,
Ул бирә тормыш рәхәтен.
Синең күзләр - күлләр түгел,
Синең күзләр - кара упкын.
Тик упкынга керегә әзер,
Анда мәхәббәт ялкыны.
Күзләреңдә синең нәрсә дер бар,
Уртак таңның сихри атыш,
Кара төннең татлы мизгел,
Һәм соңгысы - минем йөзем...