АШЫКМАСКА ИДЕ - БУЛМАДЫ!
26-06-2014 07:19
к комментариям - к полной версии
- понравилось!
[300x18]
АШЫКМАСКА ИДЕ - БУЛМАДЫ!
Ашыкма әле, гаеп итмә мине,
Йөрәгемә салма яралар.
Син уйлыйсың үзең хаклы диеп,
Ә әйткәннәр - истә калалар.
Ашыкма әле, булды җитте димә,
Хыялларга чумып - талпынма.
Хаталар бар, тик минеке түгел,
Авыр язмыш эзләп тарылма!
Ашыкма әле, аңлашырга кирәк,
Кемнәр генә, сине алдады?
Бәхет өчен көрәшергә кирәк,
Тормыш авыр, сукмак катлаулы!
Гаепләмим сине, тик ашыкма,
Юк сүз белән, кисмә бәхетең.
Еллар узгач үкенерсең әрнеп,
Тик ялгышлык бирмәс рәхәтен.
Ашыкма әле, азрак сабыр итик,
Тел сөяксез, барыбер арачак.
Нахак сүзнең ялганлыгы чыгар,
Вөҗдан түзмәс, гафу сорыячак.
Ашыкма әле, әйтер сүзем калган,
Ул ялганны хәзер таратам...
Яшьлек мәхәббәтен оныту авыр,
Мин бит сине - өзелеп яратам.
Ашыкма әле, рөхсәт итче миңа,
Куеныма алып, сине кочарга.
Соңгы тапкыр миңа рөхсәт итче,
Назларыңны алып - очарга...
Яшьлегемдә сөйдем бары сине,
Ялгыз калмам - кайда булсам да.
Мин онытмам инде сине мәңге,
Бер - беребездән, ерак булсак та.
Ашыкма әле диеп әйткән сүзем,
Тынгы бирерме икән - яшәргә?
Сагыш аша аккан күз яшемә,
Ничек аңлатыйм, ниләр әйтергә!
Ашыкма әле диеп башка әйтмәм,
Башкаларны сөя алмамын...
Бер ялгыш сүз бәхетсез итәчәген,
Ашыкмыйча - күптән аңладым!
Ильдар Сабирзянов
[300x18]
[показать]
вверх^
к полной версии
понравилось!
в evernote