Без заголовка
26-06-2014 07:01
к комментариям - к полной версии
- понравилось!
[300x18]
БЛОГ ГОЛФИИ ИСХАКОВОЙ
18 июня 02:28
Сине көтеп кышым, язым үтте,
Җәй аена кердем тын гына.
Таба алмыйм урын йөрәгемә -
Җан тансыклый сине, юксына.
Төшләремә килеп керәсең дә -
Сихри назлар бүләк итәсең.
Таң алдыннан Чулпан йолдыз сыман,
Көмеш чыктай эреп бетәсең.
Өмет тулы яңа көннәр туа,
Уйларымда бары син генә.
Минем өчен, уттай җаным өчен,
Тик бары син, якын син генә.
Мин, яратам, дигән сүзләрең дә -
Җуя сыман инде төсләрен.
Ал офыкта сары яфрак булып ,
Сагалап тора алтын көзләрем.
[300x18]
[показать]
вверх^
к полной версии
понравилось!
в evernote