• Авторизация


Зәңгәр күзле җанашым! 23-06-2014 21:50 к комментариям - к полной версии - понравилось!


[300x18]
Зәңгәр күзле җанашым!

Гашыйк булдым күзләреңә,
Әллә алар сихерле!?
Тартып тора үзләренә,
Мине магнит шикелле!
Кузгалалмыйм,катып калдым,
Синдә генә карашым.
Йөрәгемә утлар салдың,
Зәңгәр күзле җанашым!
Зәңгәр күзең,серле күзең,
Нурлар сибә күңелгә!
Якты йөзең,җылы сүзең...,
Хисләр ташып түгелә!
Йөрәгемне әсир иттең,
Биләдең дә җанымны!
Тынычлыгым алып киттең,
Чуалттың бар аңымны!
Күз алдымда гел син генә,
Чыкмыйсың уйларымнан!
Күңелемә гөл сибелә,
Кашларың уйнавыннан!
Зәңгәр күзең,серле күзең..,
Дөньям нурга күмелә!
Якты йөзең,җылы сүзең..,
Хисләр ташып түгелә!
(автор:Айрат Шәйхетдинов)
[300x18]

[показать]
вверх^ к полной версии понравилось! в evernote


Вы сейчас не можете прокомментировать это сообщение.

Дневник Зәңгәр күзле җанашым! | РУСТАМ_С - ДНЕВНИК РУСТАМ С. | Лента друзей РУСТАМ_С / Полная версия Добавить в друзья Страницы: раньше»