Табигатьтә тереклек ияләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Басу-кырлардагы, урман-болыннардагы үләннәр бөҗәкләргә, кошларга, хайваннарга азык булып торалар. Кешеләр җир-суны, һаваны пычраталар. Табигатькә зур зыян ясыйлар.
Бервакыт кытайлар үз илләрендәге чыпчыкларны үтереп бетерәләр. Зарарлы бөҗәкләр шулкадәр күбәя, хәтта алар бөтен игеннәрне ашап бетерәләр. Кытайлар чыпчыкларны чит илләрдән сатып алырга мәҗбүр булалар.
Димәк, кеше Табигатькә файда да, шулай ук зур зыян да китерә ала.