• Авторизация


Мәктәп мәсьәләсе халыкны урамга чыгарды 05-04-2011 15:13 к комментариям - к полной версии - понравилось!


[показать]

Чаллыда татар милли мәнфәгате өчен оештырылган урам җыеннарында күптән инде халыкның болай күп катнашканы булмагандыр. 29нчы татар мәктәбен якларга 700дән артык кеше килде.
Чаллыда президент күрсәтмәсен үтиләр

Мәктәпне ябуга каршы чара шәһәрнең Җиңү паркында узды. Бирегә мәктәп укучылары да, аларның ата-аналары, студентлар, ТИҮ, Чаллы коммунистлар фиркасе вәкилләре, Тукай районы мәктәпләреннән дә килгәннәр иде.

Каршылык чарасын Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов ачып җибәрде һәм алып барды.

29нчы мәктәп ата-аналары комитеты рәисе Радик Әхмәтовка беренчеләрдән булып сүз бирелә һәм ул татар мәктәпләрен ябу күренеше Чаллыда гына бармый, дип белдерде.

“Соңгы вакытта Татарстанда 175 мәктәп ябылган, һәм алар барысы да – татар мәктәпләре”, диде чыгышында Р.Әхмәтов.

“Милләтләрне бетерү, алардан бер Русия халкы ясау сәясәте бара. Башка бер генә дәүләттә дә аз санлы милләтләргә моның кадәр басым ясалмый”, дигән фикерен әйтте язучы Айдар Хәлим.

Тукай районы ТИҮ рәисе Вәлихан Җәләлетдинов алга таба урам җыенын шәһәр хакимияте янында уздырып, шәһәр башлыгын мондый гамәлләр өчен эшеннән алу тәкъдиме белән чыкты.

Әлеге урам җыенына 29нчы мәктәпне тәмамлаган, хәзер Чаллының медицина көллиятендә укучы студентлар да килгән иде. Анфиса Гыйлфанова, Айгөл Мөхәмова шулар рәтендә.

“Кечкенә балабыз үскәч, аны шушы мәктәпкә бирербез дигән идек. Анда барысы да яхшы, тәртип. Ике мәктәпне кушсалар, тәртип бетәр”, диде Анфиса “Азатлык”ка.

"Халыкны урамга чыгарырга тырышалар"

Шушы чараны оештыручыларның берсе булган, Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов, социаль, мәгариф мәсьәләләрен хәл итү урынына, халыкны урамга чыгару өстендә күбрәк чаралар күрелә, дип саный.

“Гарәп илләрендә халыкны урамга чыгармау өчен акча өләшәләр. Русиядә, киресенчә, халыкны урамга чыгару өчен кануннар бозалар, мәктәпләрне ябалар”, ди Гамил әфәнде.

Чыгыш ясаучылар дистәгә якын булды. Күбесе Русиянең милләтләргә булган сәясәтенә ризасызлык белдерде. Коммунистлар фиркасе вәкиле, мәсәлән, мондый сәясәт татарга гына түгел, мари-чуашларга, Идел буендагы башка халыкларга карата да бара, диде.

Урам җыенындагы шигарләрдә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан 29нчы мәктәпне үз як

вверх^ к полной версии понравилось! в evernote
Комментарии (1):
11-04-2011-18:58 удалить
Такое ощущение, будто я это уже видел...qype


Комментарии (1): вверх^

Вы сейчас не можете прокомментировать это сообщение.

Дневник Мәктәп мәсьәләсе халыкны урамга чыгарды | Алия_Мансурова - Дневник Алия_Мансурова | Лента друзей Алия_Мансурова / Полная версия Добавить в друзья Страницы: раньше»