• Авторизация


Казанда митинг 02-04-2011 08:18 к комментариям - к полной версии - понравилось!


[показать]

Галиәскәр Камал театры каршында узган митинг якынча 500ләп кешене җыйды. Мөселманнар хокукын яклауны таләп иткән җыенда хакимиятнең дин эшләренә тыкшынуны, аерым алганда, Татарстан Диния нәзарәте эшенә тыгулуны туктатуны, Мөфтият уставын бозу сәбәпле, 13 апрельдә узачак мөфти сайлау корылтаен үткәрмәүне, Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Козловны эшеннән алуны таләп иттеләр. Шулай ук чыгыш ясаучылар Русиядә Татарстан тиздән республика буларак юкка чыга баруы, татар теленә басым ясаулары, ахыр чикәтә дин-исламга каршы көрәш алып барулары турында аяныч халәттә белдерделәр.
Митингны оештыручы Нурулла мәчете имам-хатыйбы, 1998 елга кадәр Татарстан мөфтие булган Габдулла хәзрәт Галиуллин җыенда дин белән бергә милли мәсьәләрне дә кузгатты. Митингта ТИҮ (Татар иҗтимагый үзәге. – Татар заманы) вәкилләре махсус чакырулы булуы да табигый хәл түгел. Күзәтелә ки, мөселманнарны дин белән милли мәсьәләләр дә борчый, ә митингны оештыручылар фикеренчә, дин белән милләткә каршы көрәш бер тарафтан килә.

“ФИКЕРЛӘРЕБЕЗНЕ ИЛ БАШЛЫКЛАРЫ КОЛАГЫНА ИРЕШТЕРСӘҢ ИДЕ, ЙӘ РАББЫМ!”
Коръән укып башланган җыенның дога кылу мәрасимендә үк: “Без мәйданга гаделлек эзләп килдек. Бүгенге көндә Татарстаныбызда дини вәзгыятькә карашыбызны белдертергә килдек, йә Раббым! Башка юллар эзләп карадык, хатлар яздык, ләкин җавап булмады. Шуңа күрә сүзләребезне, фикерләребезне әйтергә булдык. Безнең бу мәйданда әйтелгән фикерләребезне ил башлыклары колагына ирештерсәң иде, йә Раббым! Мөселманнарга карата золым кылмауларын, гадел гамәлләрен тормышка ашырсаң иде, йә Раббым”, – дип догалы-мөрәҗәгать белән башланып китте митинг.

ГАБДУЛЛА ГАЛИУЛЛИН ДИНГӘ КАРШЫ КӨРӘШҮЧЕ ТАРАФНЫ АТАДЫ
“Бүген ислам дине үсә, Чечня, Дагъстан мисалларын китереп, аның үсешен туктатырга кирәк, дип әйтәләр. Хәтта мөселманнарга чукынырга да тәкъдим булды. Шул вакытта гына Русиядә тынычлык була. Без бит килмешәкләр түгел! Милләтебезне саклар өчен тел, дәүләт, дин юллары буенча барабыз. Телебезне бетерергә бик тырышалар. Аны бетерергә юл да таптылар: мәктәпләрне ябалар. Дәүләтебезне бетерергә тырышалар, аңа да юл таптылар. Әгәр элек Президентны халык сайлаган булса, хәзер аны Мәскәүдән билгелиләр. Бөтенләй Татарстан дәүләтен бетерү теләге аларда, хәтта Президент сүзен дә бетермәкче булалар. Хәзер татар милләтен һәм дәүләтен саклап калуның бер генә юлы – дин калды.
Ислам динен ничек бетерергә мөмкин?! Коммунистлар вакытында 36-37 елларда нишләделәр? Бөтен имамнарны, галимнәрне юк иттеләр. Бүген дә ислам дине үсешен туктатыр өчен абруйлы, белемле имамнарны вазыйфаларыннан ала башладылар. Татар халкы үсешен туктатыр өчен төрле юллар таптылар”, – ди Габдулла Галиуллин.
Габдулла Галиуллин ачык итеп Татарстанда башка мәсьәләләр белән дини вәзгыятьне Мәскәү болгатып ята дип белдерде. Бераздан: “Әнә Яна Амелина, Рәис Сөләймәнов басып тора, алар мөселманнарның дошманнары. Алар белән, беренче чиратта, ФСБ, МВД көрәшергә тиеш”, – дип төртеп күрсәтте. Мөселманнарның Амелина-Сөләймәновларга төбәлгән карашы, күрәсең, беренче чиратта, полиция вәкилләрен шүрләтте, Яна белән Рәисне шундук митингтан читкә алып киттеләр. Шулай ук Габдулла хәзрәт Илдус Фәизне дә сайламаска чакырды.

МИТИНГ: “КОЗЛОВ ЭШЕННӘН КИТСЕН!”
Митингта Чаллыдан Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим дә чыгыш ясарга тиеш булган, ләкин авырып китү сәбәпле, алар бирегә килә алмаганнар. Чаллыдан ТИҮ рәисе Рафис Кашапов килеп, мөселманнарны сәясәттә уяу булырга чакырды һәм Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Козловны вазыйфасыннан алу мәсьәләсен күтәреп, халыктан тавыш бирүне үтенде. Митингка килүчеләр гәррәү кул күтәреп, Козловка каршылыгын белдерде.

ТАТАР МӘГАРИФЕ ЯЗМЫШЫ
ТИҮ рәисе Галишән Нуриәхмәт күбрәк милли мәгарифкә игътибар биреп, Чаллының 29нчы татар гимназиясенә ябылу куркынычы янавын, Казан (Идел буе) федераль университетыннан татар факторы кимүен, гомумән, КДУны татар милләтен юк итәр өчен КФУга әйләндерелүен бәян итте. Бу уңайдан, иртәгә, 2 апрель көнне Бауман урамында урнашкан Шаляпин һәйкәле каршында митинг уза.

РӘШИДӘ АБЫСТАЙ: “МИТИНГ – ДӘВА”
- Митингка чыгуым минем өчен бер дәва булды. Мин исламга зур зәгыйфьлек килер дип уйлаган идем, иншалла, безнең Президентларыбыз да, башкалар да моны аңлап, ислам диненә зәгыйфьлек китермәс дип өмет итеп калам, – дип сөйләде элекке мөфти Госман Исхакыйның әнисе Рәшидә абыстай Исхакый.

МИТИНГ ТАЛӘП ИТӘ
Ахырдан җыелган халык Габдулла Галиуллин тәкъдиме белән резолюция кабул итте. Бер төркем мөселман Республика хакимиятеннән хокуклары яклануны һәм башка хата җибәрмәвен таләп итте. Беренчедән, дин әһелләренә каршы канунсыз эзәрлекләүне туктатырга һәм хакимиятнең дин эшләренә тыкшыну гадәтен бетерергә. Икенчедән, устав бозылу сәбәпле, 2011 елның 13 апрелендә узачак Корылтайга әзерлек эшләрен туктатырга. Өченчедән, гражданнарның конституцион хокукларын бозганы өчен Яңа Чишмә район башлыгы Вячеслав Козловны эшеннән алырга. Дүртенчедән, үзләренең язмалары белән җәмгыятьтә милләт һәм динара нәфрәт тудыручы Республиканың аерым дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә игътибар бирергә.

Митинг тәкъбир әйтү белән тәмамланды.

Әмин ФӘСХИ
 

вверх^ к полной версии понравилось! в evernote


Вы сейчас не можете прокомментировать это сообщение.

Дневник Казанда митинг | Алия_Мансурова - Дневник Алия_Мансурова | Лента друзей Алия_Мансурова / Полная версия Добавить в друзья Страницы: раньше»