• Авторизация


Котлыйбыз! 12-01-2011 11:51 к комментариям - к полной версии - понравилось!


[показать]

Хөрмәтле Асия апа hәм Габделбари абый Зиннуровлар!

Без сезне чын күңелдән 50-яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! “Алтын парлар”, яшеллеккә күмелгән 50
яз һәм җәй, көмешкә коенган 50 кыш һәм алтынга төренгән 50 көз аша, алтын туйга
җитү серләрен дә бергә ачтыгыз!
Татар милли азатлык хәрәкетенең беренче көннәреннән үк Сез икегез дә
көрәшнең алгы сызыкларында булдыгыз, беркайчан да бернинди авырлыклар каршында
каушап калмадыгыз, сынмадыгыз! Хәзерге көндә дә Сез милләтебез бәйсезлеге,
динибез, туган телебез өчен җан атасыз! Барча изге эшләрегез өчен сезгә Аллаһы
Тәгаләнең рәхмәте яусын!!!
Бер-берегезгә
ныклы терәк булдыгыз,
Иптәш, сердәш булдыгыз,
Давыл-яңгырга бирешмәдегез
Гел янәшә тордыгыз!
Котлы булсын алтын
туегыз!
Пар килгәнсез,
сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Киләчәктә дә яшәгез
сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
Иң изге теләкләр белән Яр Чаллы Татар Иҗтимагый Үзәге активистлары
исеменнән ТИҮ рәисе Рафис Кашапов.
 


 

вверх^ к полной версии понравилось! в evernote


Вы сейчас не можете прокомментировать это сообщение.

Дневник Котлыйбыз! | Алия_Мансурова - Дневник Алия_Мансурова | Лента друзей Алия_Мансурова / Полная версия Добавить в друзья Страницы: раньше»